Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яңа елга – “Саба таңнары” белән. НӘТИҖӘ / Җиңүчеләрне бүләкләү

2019 елны каршылар алдыннан “Яңа елга – “Саба таңнары” белән!” конкурсын игълан иткән идек. Бәйгенең төп шарты буенча катнашучылардан 2019 ел өчен район матбугатына язылу, Яңа ел күренеше фонында “Саба таңнары” газетасы белән фотога төшү соралды.

Конкурска барлыгы 10 абунәчебез катнашып, аларның һәрберсе үзенчәлекле фотолар юллап, зур фантазиягә ия икәнлекләрен күрсәттеләр. Иң беренчеләрдән булып фотоларны Казан шәһәрендә яшәүче Фәридә Шаһитовадан алдык. Ул конкурска иң иҗадый якын килгән катнашучылардан булып, «Саба таңнары» белән бәйле 16 фото юллаган иде. Редколлегия белән һәрбер фотога гадел бәя биреп, киңәшләшеп, уртак фикергә килдек. Спонсорыбыз – «Илфани» кибетенең 3000 сумлык сертификатына нәкъ менә Фәридә Шаһитова лаек дип таптык. Сатыш урта мәктәбе коллективын тулысынча үзебезнең тугры дусларыбыз дип саный алабыз. Чөнки 120гә якын укучы залны тутырып «Саба таңнары», Кыш бабай, Кар кызы белән белән фотога төшеп, үзләренең Яңа елга да газетабыз белән атлауларын исбатлаганнар. Үзенчәлекле фотога төшүне оештырган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әдилә Шакирова алга таба да укучылар белән газетабыз дуслыгын саклауда үз өлешен кертер дип ышанабыз. Әлеге күмәк фото спонсорыбызның 2,5 мең сумлык сертификатына ия булды. Шунысы куанычлы, безне Теләче районында да яздырып укучылар бар. Максабаш авылында яшәүче Илһамия Усманова гаиләсе газетабызны күп еллардан бирле почта аша алдыруын белеп куандык. Конкурска да үзенең эш урыныннан – фермада быелның символы булган яраткан дуңгызлары белән фотога төшеп, мырык-мырык­лар да апаларының «Саба таңнары»н укуларын бик яратып тыңлыйлар икән. Әлеге фотоны да редколлегия үзенчәлеклеләрдән дип бәяләп, III урынга тәкъдим итте. Сишәмбе көнне җиңүчеләрне редакциябезгә чакырып, газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов спонсорыбызның вәгъдә ителгән сертификатларын тапшырды. «Халык күбрәк электрон технологияләргә омтылганлыктан, газета укучылар саны кимеп бара. Гаиләдә, мәктәптә балаларны матбугат чараларына җәлеп итә алсак, безнең өчен дә, киләчәк өчен дә әһәмиятле булыр иде. Катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт», - диде Рөстәм Исмәгыйлов һәм киләчәктә дә үзара хезмәттәшлеккә чакырды.

Автор фотолары

Конкурска килгән ФОТОлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев