Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җыр-биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша

Олы Нырты авылында "Җыр-биюле кичке уеннарга болыннарга кайтам чор аша" дигән мәдәни проект эше оештырылды. 

Әлеге чараны Олы  Нырты мәдәният йорты, Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр. Чарага әзерлек барышында, авылның өлкән буын кешеләре белән очрашып, кичке уенның урыны сайланды. Авыл халкы белән берлектэ Сәрби елгасы буе чистартылып тәртипкә китерелде. Чарага әзерлек барышында  яңадан-яңа тарихи чыганаклар ачылды. 

Элекке вакытта уйналган уеннар язылып алынды. Наза җырларын хәтта, авылдан шәһәргә китеп яшәүче авылдашларыбыз да, искә төшереп безгә язып җибәрделәр. Кичке уен буласы  урынның тарихын тарихчы Рушания апа Габбасова матур итеп тасвирлап бирде. 

Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Су юлын күрсәтү" йоласын башкарып,  элекке гореф-гадәтләребезне авылыбызнын яшь буынына житкерделәр. Авылның имам хатыйбы  Мансур мулла кичке уенга узенен фатихасын бирде. Яшь вакытларын искә тошереп, ул элеге уеннар турында үзе язган шигырьләрен укып китте. Кичке уенга килгән һәр кеше җырларда, биюләрдә, халык уеннарында катнашып, күңел ачты. Халкыбызның кичке уеннарда гына уйнала торган "Наза" , "Йөзек салыш", "Кулъяулыклы", "Биш парлы", "Сигезле биюе" кебек уеннар уйналды. Кукмара районыннан килгән кунаклар, бәйрәмне тагын да җанландырып, матур мизгелләр бүләк иттеләр. 

Кыскасы, элеге чара һәркемнең күңелен яшьлек елларына алып кайтып, бәхетле мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев