Кукмара районы мәдәният йорты коллективы һәм җитәкчеләре Лесхоз интернат-йортының өлкәннәрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлап, концерт куйдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Лесхоз бистәсенең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты чын бәйрәм рухына чумды. Биредә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур һәм җылы очрашу узды. Чараның кадерле кунаклары булып Кукмара районы мәдәният йорты коллективы чыгыш ясады, алар интернатта яшәүчеләр өчен матур концерт программасы әзерләгәннәр.
Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп, интернатка мәртәбәле җитәкчеләр килде:
- Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович;
- Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Масхутовна.
Алар интернатта яшәүче әби-бабайларны бәйрәм белән ихлас котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Игътибар һәм хөрмәт билгесе буларак, кунаклар һәркемгә истәлекле бүләкләр, шулай өстәлне бизәп торырлык күчтәнәчләр — чәй өчен тәмле-тәмле татлы ризыклар тапшырдылар.
Мәдәният йорты артистларының дәртле җырлары, гармун моңнары һәм дәртле биюләре бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Чара ахырында интернатта яшәүчеләр артистларга һәм оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп, мондый очрашуларның бик кирәклеген ассызыкладылар. Бу көн өлкән буынга карата җылы мөнәсәбәтнең, кайгыртуның һәм игътибарның ачык мисалы булды.
Нет комментариев