Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ришат Төхвәтуллин концертында микрофон югалу, җиңел акчалар, Гөлназ Асаева турында
Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә туган көненә багышланган концертлары үтте. Җырчының төрле шәһәрләр буйлап зур гастрольләре әле дә дәвам итә. Tatar-today Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары, югалган микрофоны, Гөлназ Асаева белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыгы, киләчәккә планнары турында аралашты.
-
Тәбрис Яруллин: “Болай дәвам итсә, хәтта Иделне дә онытачакбыз”
Яшьләр телне ничек сакламакчы? “1950 нче елларда мәктәпләрдә татарчаны бетерү нәтиҗәсендә берничә буын туган телендә уку, сөйләшүдән мәхрүм калды. Хәзер тагын шушы хәлнең кабатлану куркынычы бар”, – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин. Аның белән “Телләр турында”гы законның үтәлеше турында сөйләштек.
-
Эльмира Кәлимуллина: "Татар телен стрессыз гына саклыйсы иде"
Җырчы Эльмира Кәлимуллина Татарстан шәһәрләрендә "Төп роль" исемле гастрольләрен башлады. Тамашаның яртысы татарча, яртысы башка телләрдәге җырлардан тора. Эльмира татар музыкасы, теле үсешен нидә күрә? Латин имласына күчүгә ничек карый? Бу сорауларга ул Азатлыкка җавап бирде.
-
АЛЬБЕРТ НУРМИНСКИЙ: «ЯКЫННАРЫМ ИҖАТЫМА САГАЕП КАРЫЙ»
Аның җырлары «чепыркалар»да да, BMWларда да яңгырый. Кыска гына вакыт эчендә популярлык казанырга өлгергән, татарча рэп башкаручы оста, сәләтле яшь егет… Тел төбем кем турында икәнен күпләр аңлагандыр дип уйлыйм. Әйе, бу күп кенә кызларның йөрәгенә ут салган, егетләрнең хөрмәтен яулаган Альберт Нурминский!
-
Канунны белгән алданмас
Ел саен 15 мартта билгеләнгән Кулланучыларның хокукларын яклау көне быел “Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт җайланмалар” шигаре астында үтә. Ә интернет заманында “смарт”ның нәрсә икәнлеген кешегә аңлатып торуның кирәге юк. Алар хәзер дөньядагы кешеләр саныннан өч тапкыр күбрәк. Кулланучыларның хокукларын яклаучы Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов белән әңгәмәне дә смарт-продуктларга кагылышлы темадан башладык.
-
ЦИФРЛЫ ТАПШЫРУЛАРГА КҮЧӘРГӘ СЕЗ ӘЗЕРМЕ?
Россия төбәкләрендә акрынлап аналог телевидениене туктату бара. Республикабыз исә цифрлыга тулаем 3 июньдә күчәчәк. Райондашларыбыздан бу яңалыкка әзерлеген сорадык.
-
“Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар”
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлеген тамашачылары белән уздырды. Аның 5 мартта Уфада башланып киткән юбилей чаралары 10 мартта Мәскәүдә тәмамланды. 6 март көнне җырчы Казан тамашачысы белән очрашты.
-
“Гомерне ялтыравыкка сарыф итмиләр. Бу бәйрәм дә ясалма”
Раушания Юкачева. Бу исемне ишеткәч, күз алдыгызга кояш кебек балкып торган актриса килеп баса торгандыр. Тормышын, иҗатын күзәтеп баручылар исә аның хакында көчле рухлы, энергияле, ярдәмчел дип тә әйтер. Рух дигәнең ничек ныгый? Пәрдә артында ни хәлләр бар? Гомумән, театр дөньясы хатын-кыз актриса күзлегеннән нинди? Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – 23 мартта актриса “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
-
Музыканың милләте бар!
Алтмыш ел бергә гомер итүчеләр бармак белән генә санарлык. Румия-Әнвәр Шәрәфиевләр – шундый гаилә. Тормышларын утын сараенда башлаган, бүген дә тыйнак гомер кичерүче бу пар, музыкага гашыйклык авырлыкны сиздермәде, ди. Гаилә башлыгы, Татарстанның халык композиторы Әнвәр Шәрәфиев исә иң матур музыкаль әсәрләрен Румиясенә багышлый.
-
“Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим”
Быел 17 сентябрь көнне “Болгар радиосы”нда эфирга чыгучы “Нокта” тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. “Нокта” тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
-
Белгечләрне ничек авылга кайтарырга? (сораштыру)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия вузлары рейтингында соңгы урында барганнары өчен Казан аграр университеты һәм Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде. “Аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Бу бик начар, тәртип урнаштырырга кирәк. Мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, – диде Президент. Сезнең җирлектә белгечләр бармы? Яшьләрне авылга ничек җәлеп итәргә?
-
"Азган кызлар яхшы егетләрне эләктерә", яисә Нигә татар егетләре "пешмәгән"?
378 комментар. Дистәләгән уртаклашу. 30 кешелек яңа чат һәм ике очрашу. Ленария Мөслимнең "Ир-атлар кайда?" дигән посты хатын-кызларны да, ир-атларны да бәхәскә һәм фикер алышуга җәлеп итте. Бу атнада дөньяда Гашыйклар көнен билгеләп уздылар — мәхәббәт һәм гаилә кору турында сөйләшеп алырга тагын бер форсат. Ни өчен татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыга алмый интегә? Нигә татар егетләре "пешмәгән"? Шул хакта социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постның авторы белән сөйләштек.
-
Рифат Зариповка президент эстраданы чистартырга кушса: “Кайсыбызны чүп дип әйтеп була?”
Татар эстрадасының гаҗәеп киң күңелле, ихлас, юмор хисле артисты Рифат Зарипов белән очрашкан саен үзеннән-үзе кызыклы әңгәмә корыла. Ул нинди бар – шундый, шуңа күрә аның белән аралашу рәхәт. Бу юлы да уйламаган җирдән аралашып алдык. Әлбәттә, Рифатның төпле җавапларын сезгә дә җиткерергә теләдем.
-
"Театр елыннан берни өмет итмим"
“Таганка” актерлар бердәмлеге” театрында бердәнбер татар актеры эшли. Әлеге театрның сайтында аның фамилиясе татарчалап, Шарафетдин дип язылган. Кызыксынып китеп, аның белән элемтәгә чыктык. Айдар Шәрәфетдиннең Казанда чагы туры килде һәм редакциягә алып баручы, пантомима остасы, биюче Виктор Шәрәфетдиновның яшь чагы – Айдар Шәрәфетдин килеп керде.
-
Ни өчен Марат Шәйбәков әле генә Татарстанга килә, моңа нәрсә этәрә? [әңгәмә]
Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков үзенең концертлары белән тәүге тапкыр Татарстанга җыена. 14 мартта Казанның “Ленин” мәдәният йортында Марат Шәйбаковның концерты көтелә. Ә аңа кадәр җырчы республика районнарына барырга ниятли.