Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Әтидән ярты буханка ипи белән калдык”
Өлкән яшьтәгеләр безнең өчен тере тарих, язмышлары зур әсәр иҗат итәрдәй гыйбрәтле сюжетка ия. Эчтәлеге генә уйлап чыгарылган түгел. Чөнки романны тормыш үзе язган... Тыл ветераны, Сабада яшәүче Тәгъзимә апа Мусина да үткәннәрен сагынып та, сыкрап та искә ала.
-
Тукай рухы кайта күңелгә
26 апрельдә татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февраленнән игълан ителгән. Татар теле – иң матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Матурлыгы әдипләребез иҗатларында да, халкыбыз моңнарында да ачык чагыла. Бүгенге сәхифәбез дә районыбыз каләмсөярләре иҗатларына багышлана.
-
ХЕЗМӘТ БАСКЫЧЛАРЫ
Нәфыйк Әхмәдулла улы Хисмәтов 1939 елның 8 апрелендә Алан-Елга авылында туа. 1958-1962 елларда Германиядә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, яшь һәм энергияле егетне колхозның комплекслы бригадасына өлкән бригадир итеп билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә үз төркемен алдынгылар сафына алып чыккан тырыш һәм максатчан егеткә, колхоз икътисадчысы вазифасын тапшыралар. Нәфыйк Әхмәдулла улы бу юлы да сынатмый, “Ирек” кохозында исәп-хисап һәм хезмәтне оештыру эшен тиешле югарылыкка күтәрә.
-
Онытылырлык фаҗига мени!
Сөйләүләре буенча, Чулпыч авылында фикерләү сәләтендә дә, сөйләмендә дә кимчелекләр булган Ислам (исеме төгәл шулай икәнлегенә шигем дә бар) атлы кеше яшәгән. Әллә ни эш тә башкара алмаган. Сугыш вакыты. Кеше җитмәү сәбәпле, моны Шәмәрдәнгә ашлык тапшыру олавы уртасындагы бер атка утыртып, кулына дилбегә тоттырганнар.
-
“Без алты кыз үстек әнкәй белән...”
Авыр сугыш елларын кичкән әниебез- тыл һәм хезмәт ветераны Шәмселхәят Хәсән кызы да тормыш газапларын җиңәргә гаилә җылысы, туганлык хисләре, әти-әнисеннән күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек булышты дип искә ала.
-
Дога белән искә алыйк...
Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә истәлекләр барлана, ветераннар хөрмәтләнә. Безнең илебездә сугыш ачысы кагылып узмаган гаилә бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Безнең нәселдә дә Бөек Ватан сугышы тирән эзен калдырган. Кадерле әтием Нәҗип Әсәдулла улы Әсәдуллинга мең газаплы фронт юлларын гизәргә туры килгән. Бу көннәрдә аның белән бәйле истәлекләр кабат күңелемдә яңара.
-
Сугыш ветераны Хәбибрахман Кәримов фотолары күргәзмәсе. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышлана
Әтисе турында Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Рәшит Кәримов истәлекләре:
-
Утлы еллар кайтавазы
Сугыш.... Планетабызда һәр кешене дер селкеткән иң куркыныч сүз бу. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, тормышын җимермәгән бу афәт.
-
Зур кунакны каршыладык: Рамазан ае башланды
Кичә, кояш баю белән Рамазан аен каршы алдык, бүген уразаның беренче көне. Үзизоляция шартларында узучы быелгы Рамазан ае турында Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
Безнең өчен әле сугыш бетмәгән...
Ялгышмасам, бөек рус полководецы Суворов: “Соңгы солдат күмелмичә торып, сугыш әле тәмамланмый”, дигән. Югары уку йортларында оешкан эзләнү отрядлары ел саен яу узган җирләргә барып, күмелми калган солдат сөякләрен җир куенына урнаштырып кайталар, димәк, әле бездә сугыш бетмәгән...
-
Үзизоляция аерылышулар арту белән тәмамланмасмы?
Кытайдагы хәлләр бездә дә кабатланырга мөмкин.
-
Эш-гамәле – халык мәнфәгатендә
Кемгә нинди тормыш юллары узасы тугач та ук Аллаһы тарафыннан язмышыбызга язылган була торгандыр ул. Кайберләребез туган үскән җирләрдән читтә гомер итә, ә күбебез туган ягында яшәп, төбәге тарихына үзенең сәхифәләрен яза. Сабабыз горурлыгы Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллин шундый шәхесләрнең берсе дияр идем. Үткән буын вәкилләренең күбесе, читтә яшиләрме алар, район үзәгендәме, Байлар Сабасы тарихын, аның үсешен бу олы җанлы, балалар укытуга, аларга тирән белем биреп, һәрберсен олы тормыш юлына кертеп җибәрүгә күп көч куйган шәхестән башка күз алларына да китерә алмыйдыр.
-
Милләт язмышы – үз кулыбызда
Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә, тормыш-көнкүрешебездә, икътисадта, учреждениеләр эшчәнлегендә һаман да колач җәя алмый әле.
-
Җилкәдә күтәрә алмаслык салымнар иде
Миллионнарны ятим һәм тол иткән ул сугыш турында язасы да язасы, сөйлисе дә сөйлисе әле. Тыл темасы да читтә кала алмый. Авыл халкы күпне күрде. Колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге...
-
Кеше хезмәте белән матур
Озакка сузылган салкын кыштан соң, туган җиребезгә яз аяк баса. Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек. Ә көзге – зәңгәр күк йөзе, йөзеп йөрүче болытлар- ак мамыклар... Агачларның бүрткән бөре исе, җылы язгы күлләвекләр, чыпчык һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы җаннарны иркәли. Бу – табигатьнең уяну вакыты. Матурлык! Нәкъ менә шушы ямьле чорда Яңа Мичән авылында Габделнәкыйп абый белән Фидания апалар гаиләсендә көтеп алынган тәүге бала булып дөньяга килә Гүзәлия.