Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Аукцион җиңүчесе: “Зур бүләк отасымны сиздем”

Аукционда иң ихлас шатланган кеше Түбән Симет авылыннан Илһам Галимов булып чыкты: зур бүләк - суыткычны ул отты.

Сабантуйның урам сәхнәсе дә  ел саен халыкның иң күп кайнашкан урыны булып кала. Халык бирегә үзешчән артистлар чыгышын карарга гына түгел, аукцион һәм лотерея уенында да бәхетен сынап карарга килә. Гәрчә динебез отышлы уеннарда катнашуны тыйса да, азарт  яратучыларны  бу гына куркытмый. Быелгы аукционда да беренче конвертка бәя 22 мең сумга кадәр күтәрелде. Сәхнә түренә тезелеп куелган бүләкләр кызыктырырлык иде шул! Аукционны оештыручы Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов уйнатылачак 15 төрле бүләкне атап чыккач, аларны булдыруда ярдәм күрсәткән, үзе әйтүенчә, төп иганәчеләр – Саба байларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Иң зур приз – 65 мең сумлык суыткычны район башлыгы бүләк иткән. Аукционда шулай ук велосипед, телевизор, кер юу машинасы, термопот, блендер, тузан суырткыч,  үтүк, центнерлы фураж кебек затлы призлар арасында уенчык машина,  мини бассейн, чәч алгыч машинка, сетевой фильтр кебек, халык әйтмешли,  “ыбыр-чыбыр” да уйнатылачак иде. Аукцион шартлары буенча һәркем үз бәясен тәкъдим итеп, бүләк яшеренгән конвертларны сатып алды. 2 меңнән башланып киткән бәя - 15 меңгә кадәр күтәрелде. Азартка бирелеп, икешәр билет сатып алучылар да булды. Конвертлар үз ияләрен тапкач, иң күңеллесе башланды. Вак-төяк отучылар күңелләрен төшермәделәр кебек, әллә халык арасында гына сиздермәделәр. Хәер,  1-2 меңлек товар өчен 15 мең сум акчаны чыгарып салганда нинди хисләр кичергәннәрен үзләре генә беләдер. Шулай да аукционда иң ихлас шатланган кеше Түбән Симет авылыннан Илһам Галимов булып чыкты: зур бүләк - суыткычны ул отты. 

“Күп еллардан бирле аукционда катнашам, телевизор, велосипед откан еллар булды. Быел менә иң зур бүләк миңа насыйп булган икән. Бүген, ничектер күңелем сизде, иптәшләремә дә, килүгә: "суыткыч миңа булыр кебек" дип әйтеп куйган идем. Бәхет кемгә ничек елмая бит. Төрле чаклар – мунча себеркесе откан вакытлар да булды инде. Уенның тәртибе шулай. Шуңа әзер булып  керәсең. Безне шундый затлы бүләкле иткән төп иганәче  Рәис Нургали улына, барлык оештыручыларга зур рәхмәт. Откан бүләкләр игелекле булсын, бәйрәмнәр матур үтсен!”- дип уртаклашты соңыннан бәхетле отыш иясе.

Тагын бер олы бүләк - кер юу машинасы үзен Эзмә кияве дип таныштырган Раил Абдуллинга чыкты. Аукцион төгәлләнгәннән соң, лотерея уйнату башланды. Сатылган 200 билетның 150се генә отышлы булып чыкты. Иң төп приз- кер юу машинасын Сабадан Мәгъсүм Нигъмәтуллин отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев