Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Балаларга аерым мәйдан

Биредәге мәйданчыкта төрле мастер-класслар эшләде, балалар фетрдан брошка, аквамозаикадан брелок , балчыктан сыбызгы, милли бизәкле матрешка, мозаика сәнгате буенча кызыклы һәм мавыктыргыч күнекмәләр алдылар.

   Саба Сабантуенда, елдагыча, балалар өчен аерым мәйданчык булдырылып,  “Оста” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре  бәйрәм сабыйлар күңелендә матур тәэсирләр калдырсын өчен көчләрен һәм  осталыкларын кызганмадылар. 

 «Без иртәнге  сәгать 6 да ук монда идек,  балаларны каршы алырга, уеннарга  мәйданны әзерләдек, иң мөһиме – тамаша сабыйларга ошасын дип тырыштык.Барлыгы 16 төрле уен, 1000нән артык бүләк әзерләдек. Безнең мәйданчыкта көрәш кенә юк, төп мәйдандагы барлык уеннар да бар», – диде оештыручылар.

   Биредәге мәйданчыкта уеннар 11дә  башланып китеп, 14.30 гә кадәр дәвам итте.  Шулай ук  биш төрле мастер-класс эшләп,  балалар фетрдан брошка, аквамозаикадан  брелок , балчыктан сыбызгы, милли бизәкле матрешка, мозаика сәнгате буенча  кызыклы һәм мавыктыргыч күнекмәләр алдылар. Нәниләр күңелендә Сабантуе матур  тәэсирләр,  онытылмас хатирәләр калдырсын өчен  балалар иҗат үзәге коллективы,  өстәмә белем  бирү педагоглары  һәм мәктәпләрнең педагог-оештыручылары, барлыгы 30 хезмәткәр үз көчен куйды. 

  «Уен яшендәге балалары булган әти-әниләр өчен төп мәйдан шушы инде. Балаларның иң яраткан урыны бу.   Оештыручыларга зур рәхмәт, матур уеннар белән сабыйларны җәлеп итә беләләр. Уеннар да күп төрле, бүләкләр дә мулдан», – диде Сабадан Илнар Гайнуллин. 

Уеннар яшь категорияләрен искә алып оештырылды, халкыбызның милли уеннары белән беррәттән, заманчаларына да киң урын бирелде. Әлбәттә, баласының җиңүе өчен барысыннан да бигрәк, әти-әни тырышты. Балалар белән бергә җитәкләшеп  чират та тордылар, йөгерделәр дә, сикерделәр дә.

«Әти-әниләр уеннарда  балаларына мөстәкыйльлек, ирек  бирсеннәр иде. Төрле  хәрәкәтле уеннар, күмәк биюләр баланы коллективта аралашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек  тәрбияли.   Әти-әниләргә шуны җиткерәсебез килә», - диләр оештыручылар. 

Уеннарда бер бала да читтә калмады. Сабыйлар күңелендә урын алган якты бәйрәм тәэсирләре  озак вакытка җитәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев