Кап, балык, кап!
«Сабагаз» идарәсе оештырган «Балык тоту» уенында халык бик теләп катнашты.
“Сабагаз” идарәсе оештырган балык тоту бәйгесендә балыкны кармак белән каптырасы түгел, кул белән тотасы иде. Халык яратып өлгергән бу бәйгене быел газчылар 24нче тапкырын оештырды. Резин “күлгә” быел да күпләп кәрәкә, карплар җибәрелде. Бәйге шартлары буенча катнашучылар 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк балык тотарга тиешләр иде. Балык дигәнең шома, тиз генә эләгәм дими. Шулай да бу уенның да үз елгырлары табылды. Ирләр арасыннан Сабадан Рәсүл Галимуллин, кызлардан Ксения Байкалова (Казан), малайлар арасыннан Дилүс Хәйретдинов, хатын-кызлардан Алена Шәмиева (Теләче) бәйгенең җиңүчеләре булып танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев