Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Сабантуй эчендә Сабантуй

Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көче белән әзер­ләнгән агросәнәгать комплексы мәйданчыгы Сабантуй эчендә Сабантуйны хәтерләтә иде

   Бәйрәмгә килүчеләрне ерактан ук рәт-рәт булып тезелгән зурдан-зур авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп итеп, иң элек һәркем тамашаны күргәзмә белән танышудан башлады. Һәрбер хуҗалык быел да Сабантуй кунакларын милли ризыклар, ныклы оешканлык, зур әзерлек белән каршы алды. Курсабашлылар, явлаштаулылар әзерләү технологиясен әлегә сер итеп саклаган тәмле авыл катыгыннан авыз иттерсәләр, “Игенче” җәмгыяте кунакларны мич коймагы, тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйлады. Бәйрәм башлануга  төрле спорт уеннарына старт бирелеп, һәрбер хуҗалык өлкәннәр, балалар өчен  күп төрле  уеннар тәкъдим итте. Шулай ук яңалык буларак, маллар сату буенча аукцион оештырылды. Сатуда өч баш ит токымлы үгез бозау, бер баш бәрән, бер баш “Заанен” токымлы сөт кәҗәсе һәм бер баш тай булып, һәрберсенә аукцион барышында ияләр табылды.

Бәйрәмне райондашларыбыз  Аль­бина һәм Айдар Хантимеровлар алып барып, Сабантуй кунакларын җырлаттылар да, биеттеләр дә. Шулай ук сәхнәне филармония солистлары Рузилә Булатова һәм  Татарстанның атказанган артисты Флорид Гыйздатуллин, өметле яшь җырчы  Рөстәм Хәсәенов чыгышлары ямьләде. 

“Мин Кукмара якларыннан.  Ел да Саба Сабантуена яратып киләбез. Иң беренче авыл ху­җалыгы мәйданчыгына кереп, үзем­нең яшьлегемне, колхозда тырышып эшләгән вакытларымны искә алып, үткәннәремне сагынып йөрим. Мин 6 яшемнән уҗым тырмалап, авыл хуҗалыгын  күтәрүдә үземнән өлеш кертә башлаган кеше. 1959 елда машина йөртүчеләр мәктәбен тәмамлап,  колхозда машинада эшли башладым. Авыл хуҗалыгы яшәешебездә төп рольне уйный. Әлеге өлкәнең фидакарь хезмәтчәннәре тырышлыгы нәтиҗәсендә табыннарыбыз мул, сый-нигъмәт өелеп тора. Авыл хуҗалыгыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Сабалылар яши дә, эшли дә беләләр. Минем Сабада дусларым бик күп. Озак еллар Әлмәт шәһәрендә яшәп, бүген Кукмара районы Кенәбаш авылында гомер кичерәм. Кукмаралылардан сабалыларга күп сәлам”, – дип бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашты Шәрхимулла Әсхәтов.

  

“Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла торган игенчеләребезнең төп бәйрәме.  Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы милли бәй­рәмебезгә ныклы әзерлек белән килде. Барлык язгы кыр эшләре дә үзвакытында башкарылды. Районыбыз кырларында  мул  уңышка өмет итәбез.  Күпмедер явым-төшемнәр булып та сөендерде. Район  Сабантуенда һәрбер хуҗалык  үз мәйданчыгын  тәкъдим итеп, үзенең милли ризыкларын, җыр-моңнарын бүләк итә, уеннарын оештыра.  Ел саен мәйданга килгән халыкны  соңгы елларда кулланыла торган яңа төр  техника,  басу-кырларыбызда эшли торган авыл хуҗалыгы машиналары белән таныштыру мөмкинлеге тудырабыз. Шулай ук төрле мәйданчыкларда балалар өчен техникада йөреп карау мөмкинлеге дә булдырылды”, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Гафур Хәсәншин.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев