Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Сабантуй яме – ат чабышы

Элек-электән ат чабышы Сабантуйның бер бизәге булып саклана.

Быел да ат ярышы башланыр вакыт җиткәч, олысы-кечесе ипподром янына мавыктыргыч тамаша карарга ашыкты. Иң беренчеләрдән булып авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар парады  бизәде. Кыңгыраулар таккан, бәйрәмчә бизәлгән атлар мәйданга үзгә бер ямь өстәде.  Бизәлешләре аеруча үзенчәлекле булган атлар район башлыгының аерым призына лаек булдылар.  “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур төре белән шөгыльләнүчеләр – Россиякүләм ярышларда җиңүче исеменә һәм призлы урыннарга ия булган спортчылар  Сабантуй кунакларына тагын бер кат үз осталыкларын күрсәттеләр. Биредә 7 яшьтән шөгыльләнәләр, ат спорты белән елдан-ел кызыксынучылар саны артуы куандыра.  Злата  Жаркова, Азат Җаббаров, Камила Баһаутдинова    бирегә Казан шәһәреннән үк йөреп шөгыльләнәләр. Россия күләмендә күп ярышларда җиңү яулаган спортчылар атларда бик җиңел генә  90,  100, 110 см биеклектәге каршылыкларны сикереп уздылар.

Ат чабышлары башлануга, бөтен игътибар чабышкыларның күз иярмәс  хәрәкәтләренә күчте. Ярышларны быел да  район ветеринария берләшмәсе коллективы оештырып, алар ярышларның тиешле югарылыкта үтүен тәэмин иттеләр. “Иң мөһиме – имгәнүләрсез, хәвеф-хәтәрсез генә узсын, чабышкының да, җайдакның да исән-сау финишка килүе иң зур җиңү” - бу сүзләрне оештыручылар кат-кат кабатлады. Ярышларда барлыгы 21 ат катнашып, аларның 3се татар атлары, 11е гади, 5се ярым чиста, 2се чиста токымлылар арасында  ярышты.  Кызганыч,  узган елгыга караганда атлар саны  кимрәк иде. Иң беренчеләрдән булып  старт   татар атларына бирелеп, алар  1500 метрга  узышты. Финиш сызыгына беренчеләрдән булып  Мичән җирлеге   өчен катнашкан Рөстәм Галиуллинның 8 яшьлек  “Тейма” кушаматлы чабышкысы килде. Икенче-өченче урынны  Түбән Шытсу,  Арташ авыл җирлекләре чабышкылары алды. “Атларга да чабар өчен  илһам кирәк,  алар да нәкъ кеше кебек, көч, дәрт биреп торыгыз”, – дип кабатлады   әлеге ярышларны берничә ел алып баручы мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев. Гади атлар  арасында Нырты авыл җирлегеннән  Фәнис Әхтәмов иярләвендәге  9 яшьлек “Бөркет” быел да иң беренчеләрдән килде. Алып баручылар  “Бөркет”нең   Саба  Сабантуенда  алтынчы тапкыр җиңүе икәнлеген игълан иттеләр.   

Чиста токымлылар арасында беренче урынны Олы Шыңар авыл  җирлегеннән  5 яшьлек “Апологет”ы белән Артур Иванов, икенче урынны “Игенче” җәмгыятеннән “Эквилибристика” кушаматлы аттагы  Сәйдә Гыйльманова алды. 14 яшьлек  Сәйдә иң яшь җайдак, ә  Мишә авыл җирлегеннән  гади атлар ярышында катнашкан 58 яшьлек  Аманкелды  Сарсенбаев  иң өлкән  ат иярләүче булып танылды. Ярым чиста токымлылар  арасында да Килдебәк авыл җирлегеннән 20 яшьлек Артур Ивановның  “Совершенная” атамалы аты иң беренчеләрдән килде.   Ат ярышына  “Саба агро”, “Кибет”, җаваплылыгы  чикләнгән “Агроснаб”  җәмгыяте, “Саба сыр-май комбинаты”  иганәчелек ярдәме  күрсәттеләр.  “Элек ат чабышында үзебезнең малайлар күп еллар  катнаштылар. Унбиш ел  Саба районында беренчелекне бирмәделәр.  Фәннүр- беренче, Нияз- икенче, Илназ  өченче булып килә иде. Аннан Казан ипподромында да бик күп чаптылар.  Бик күңелле, халык көтеп ала торган ярыш бу.  Бик матур итеп оештырыла.  Мин үзем дә кечкенәдән ат өстендә үскән малай. Бу хайванга мәхәббәт малай вакыттан ук килә.  Без үскәндә атка атланып йөрү зур дәрәҗә иде.  Аты булган кеше тук та булды, бөтен тормыш ат белән алып барылды.   Атны ярату гомер буе дәвам итте.   Бүген дә   “Көек”  хуҗалыгында  700 баш  ит токымлы ат бар”, –диде “Агроснаб”  җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хурамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев