Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Шигъри дулкын

Шигъри тәлгәшләр

Саба шагыйрәсе, популяр җырлар авторы Илмира Гыймаевадан шигри тәлгәшләр

Соңармаска иде

Соңармаска иде, соңармаска!

Язмышларны вакыт уза кырып.

Кайчандыр без үткән сукмаклардан

Үтәр әле яшьләр атлап-атып.

 

Соңармаска иде, соңармаска!

Тик кай арада үтә гомерләр?

Кай арада китә якыннар безнең,

Кай арада кала күңелләр?

 

Соңармаска иде, соңармаска!

Кадерләрен белеп яшәүләрнең.

Беркемгә дә кирәк түгел икән

Үз-үзеңне жәлләп көн итүләр.

 

Соңармаска иде, соңармаска!

Якыннарның кадерен белергә.

Кайчан гына әле без бергә идек,

Инде менә... никтер... бүгенгә…

 

Соңармаска иде, соңармаска!

Якыннарга диеп әйтелгән

Иң җылы сүзләрне, иң матурларын,

Иң-иң кирәкләрен җиткерергә.

 

Соңармаска иде, соңармаска!

Язмышларны вакыт уза кырып.

Бер генә дә кайтмый калган гомерне

Кайтарып булмый шул, кайтарып булмый...

Илмира Гыймаева

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев