Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Шигъри дулкын

Шигъри тәлгәшләр

“Мишә дулкыннары” әдәби клубы сәхифәсе

Миңгәрем – туган  авылым

“Миңгәр!” дисәм шундый рәхәт миңа!

Якты бер нур тула күңелгә.

Әни кебек җанга җылы биргән

Йөрәгемдә бары син генә.

 

Чишмәләрнең челтер тавышлары

Колагымда чыңлый һаман да.

Мин яраткан зәңгәр кыңгыраулар

Тибрәләләр жәйге аланда.

 

Ул талларың сагындыра инде

Җомгалагын, Мишә буйларың...

Балачакны, яшьлегемне эзләп,

Мин бит сезне күпме урадым...

 

Авылдашлар, истә һәрберегез –

Якты йөзләр, тырыш, уңганнар.

Үз хезмәте, маңгай тире белән

Бәхетләрен җирдә үргәннәр.

 

Эшсез халык яшәмәгән бездә,

 Ялкауларны җене сөймәгән.

Эшкә уңган, сүзгә оста булган,

Киләчәген алдан уйлаган.

 

Ризык пешсә, күршеләргә керттек,

Чишмә-судан өзеп тормадык.

Мал суйгач та, казлар йолкысак та,

Иң беренче күрше сыйладык.

 

Аз булса да бергә авыз иттек

Гаеп-фәлән һич тә булмады.

Безнең әни һәрбер авылдашны

Үз туганы кебек сыйлады.

 

Без яшәгән чорда әби, бабай

Булды һәрчак өйнең түрендә.

Хөрмәт белән сәлам бирер идек,

Шулай булды гомер гомергә.

 

Ишле бала иде һәрбер йортта,

Ничек бөтен нәрсә җиткәндер?!

Абый, апаларның  киемнәрен

 Ничә буын киеп үскәндер.

 

Зур да түгел иде безнең авыл

Карталардан табу кыендыр.

Тик Миңгәрдә туып үскәннәрнең

Йөрәгендә сиңа урын зур.

 

Зиратың да шундый якын җанга

Күпме газиз кеше күмелгән.

Ул исемнар гуя ташка тугел,

Йөрәк түрләренә уелган.

 

Читкә киткәннәр дә еш кайталар,

Туган йортның эзләп җылысын.

Бәхетләрнең урау сукмагында

Синнән кадерлерәк ни булсын?!

 

Сагындырып жанда яши Миңгәр,

Кайда гына, кемнәр булсак та:

“Үз балам”,- дип назлап, якын итеп

 Аласың син безне кочакка.

 

Ут сүнмәсен иде йортларыңда,

Чишмәләрен мәңге җырласын!

“Саф чишмәләр иле, Миңгәрем!”- дип

Һәрбер балаң сине зурласын!

 

Ләйсән  Билалова.

 

Нур агыла җаныма

 

Саба ягы җанга якын-

Туган җирем шул якта.

Туктатмый салкын җилләр дә,

Күз ачкысыз бураннар да,

Сабага кайткан чакта!

кушымта:

Үз иттерде, яраттырды

Ямьле Саба яклары:

Җырлый-җырлый Сабаларга

Кайтып барган чакларым!

 

Җәяүле буран себерә

Озын юлын Сабаның.

Кунакчыл йортта пешәдер,

Тәмле ашы, өчпочмагы

Минем юмарт апамның!

 

Ак бураннар  карлар салган

Кайтып  килгән юлыма.

Мәчетле-динле Сабадан

Ак кардай чиста, илаһи

Нур агыла җаныма!

 

кушымта:

Үз иттерде, яраттырды

Нурлы Саба яклары!

Җырлый-җырлый Сабаларга

Кайтып барган чакларым!

 

Әлфинур Вафина.

 Казан-Саба.

 

 

Ташчы

 

Күкләргә кадәр үрелә

Ташчыларның эше.

Һәркемгә  кирәкле

Хезмәтенең  җимеше.

 

Яңгыр ява урамда

Юеш киемнең эче дә.

Ташчы кирпеч сала да, сала,

Туктамый эшендә.

 

Урамда  карлар  ява,

Күзгә  керә җилләре.

Ташчы гел измә ясый,

Бетмәсен  көчләре.

 

Һәрбер кирпечкә салына

Алар  кул  көче.

Эш турында  уйлап  уза

Иртәсе-киче.

 

Куллар сызлый кайчагында,

Кузгала билләр.

Сибеп ташчының  алдына

Без тере гөлләр.

Рәйхан Сәлахов.

Сатыш

 

 

Шагыйрь, дисез

 

Шагыйрь, дисез, нинди була?

Мин үзем дә белмим аны.

Табигате белән үзгә,

Нечкә хисле, бала җанлы.

 

Сыйпап үтә чәчәкләрне,

Үсегез, ди, өзмим сезне.

Шагыйрьләргә Аллаһ сөеп,

Бүләк иткән күңел күзе.

 

Туң  бәгырьле бәндәне дә

Эретәдер шагыйрь сүзе.

Башкаларга бәхет теләп,

Рәнҗетелә кайчак үзе.

 

Чит кайгыга әрни җаны.

Куштаннарга кайный каны.

Эшсез торса кайчак каләм,

Борчый аны үз вөҗданы.

 

Исән чакта хезмәтенә

Бәя  бирсә Дәү абзыйлар.

Учак  итәр үз йөрәген

Котыпта да чын шагыйрьләр.

 

Сөмбелә Ибраһимова

 

Җәйне көз алыштыра

 

Тәрәз төбендәге яран гөлләр

Чәчәк атты җылы җәйләрдә.

Сандугачлы, җылы, матур җәйләр

Алышына инде көзләргә. 

 

Кыр казлары очып китәр инде

Без белмәгән ерак илләргә.

Җәйге җылы, йомшак искән  җилләр

Әйләнерләр салкын җилләргә.

 

Ак каеннар сары шәл ябынып

Каршыларлар инде көзләрне.

Балан белән миләш кызарышып

Иркәләрләр безнең күзләрне.

 

Сандугачлар күптән сакауланды,

Сайрамыйлар инде таңнарда.

Песнәк дигән матур кошкайларым

Көз килгәнне көтә урманда. 

 

Гомер агышлары…

 

Үткән гомер  үтеп киткән инде,

Күпме уйласаң да кайтмый ул.

Ишегеңне аччы, әйдә, диеп,

Тәрәзәңне килеп какмый ул. 

 

Язлар белән яшьлек кайтса иде,

Гөлләр кебек кабат яңарып.

Урамнарда гармун тавышлары

Торса иде тагын яңгырап.

 

Челтерәп аккан чишмә тавышлары

Каршы алса иде яшьләрне.

Җырлар җырлап эшләгәндә генә

Җиңеп була барлык эшләрне.

 

Үкенерлек түгел гомерем...

 

Тормыш-тормыш инде, нишләсәң дә,

Төрле юллар аша үтәсең.

Кайгысын да, шатлыгын  да үтеп,

Картлыгыңа килеп җитәсең.

 

Картлыгыңда иң кадерле ни? –  дип,

Әгәр миңа сорау бирсәләр,

Җавап әзер: иң -иң кадерлесе

Туганнарың якын итсәләр. 

 

Мин үкенмим үткән гомеремә,

Начар тормыш юлы үтмәдем.

Хезмәтемә  һәрчак тугры калып,

Намус белән генә эшләдем.

 

Күршеләрең белән тату яшәү

Кирәк икән картлык көнеңдә.

Күтәрмәстәй авыр йөкләр генә

Салынмасын синең иңеңә.

Фәһимә Мостафина.

 

Август шул бу

 

Август шул бу! Август!       

Җирдә, күктә     

Сизелә аның кайнар сулышы.

Йолдызларның гашыйк

карашыннан     

Алма пешә. Өзелә тулышып.

 

Йолдыз ява алма бакчасына,

Алма исләреннән саташып.

Серле сөюләргә шаһит булып,

Чикерткәләр куя сайрашып...

 

Август әрсез. Август хисен

 тыймый.

Җәй дә, көз дә сыйган җанына.

Җирдә тәгәрәшкән алмалары

Менә күкнең җиде катына...

 

Илмира Гыймаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев