Саба «Олимп»ы спортчылары Казан Кубогында 1 алтын һәм 2 бронза медаль яуладылар.
Казанда 18-20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сумо федерациясе Кубогына ярышлар узды. Көрәш келәменә (татамига) Россиянең төрле төбәкләреннән иң көчле спортчылар җыелды. Әлеге турнир илнең сумо буенча төп ярышлар календаренда мөһим вакыйгаларның берсе булып тора, анда төрле яшь категорияләрендәге ир-атлар да, хатын-кызлар да көч сынаша.
Саба районының «Олимп» урта мәктәбенең сумо бүлеге командасы, тренер-укытучы И. Н. Нәбиуллин җитәкчелегендә, бу дәрәҗәле ярышларда лаеклы чыгыш ясады. Безнең яшь пәһлеваннарыбыз югары әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, призлы урыннар яуладылар:
- 19 яшькә кадәрге категориядә:
- Фәләхова Алинә (70 кг) — 3 нче урын;
- Яшина Полина (65 кг) — 3 нче урын.
- 17 яшькә кадәрге категориядә:
- Раплева Диана (70 кг) — 1 нче урын (Алтын медаль)!
Спортчыларыбызны һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа җиңүләр, югары күрсәткечләр һәм спортта зур үрләр яулавын телибез.
Нет комментариев