Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабаның «Яшьлек» командасы мини-футбол турнирында җиңүче булды

Шәмәрдәндә,ТР«Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды

11  май көнне, Шәмәрдәндә,Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы кубогына, ир-атлар арасында, мини-футбол турниры булып узды.

Турнир ачылышында физкультура- спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Данис  Габдерахманов, Шәмәрдән авыл җирлеге  башлыгы Альберт Вәлиев, Шәмәрдән "Үсеш" лицее директоры Ильфат Мөхәммәтов, спорт ветераны Марс Сабиров катнаштылар һәм уенчыларга уңышлар теләделәр.

Мини-футбол буенча ачык республика турнирының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын Саба районы "Яшьлек" командасы,

2 урын Балтач районы командасы,

3 урын Сабаның "Яшьләр" командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип "Яшьлек" командасыннан Яруллин Данияз, Балтач командасыннан Әхмәдуллин Ринас, Сабаның "Яшьләр" командасыннан Гарипов Фаил танылды. 

Турнирда иң яхшы капкачы исеменә Бекенов Станислав лаек булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев