Байлар Сабасында СССРның спорт мастеры Галимуллин Мөдәрис Галимулла улы истәлегенә багышланган самбо буенча республика турниры узды
Турнирда республикабызның район-шәһәрләреннән җыелган яшүсмерләр катнашты
Узган ялларда 2011-2012, 2014-2016 елгы егетләр, 2012-2014 елгы кызлар арасында, МХОда катнашучыларга һәм ТРның атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Галимуллин Мөдәрис Галимулла улы истәлегенә багышланган самбо буенча республика турниры узды.
Турнирда Казан (Батыр, Ракета, Ак Барс, Нур, Кадар), Әлмәт, Алабуга, Нурлат, Яшел Үзән, Лаеш, Сарман, Буа, Түбән Кама, Кукмара, Кама Тамагы, Саба районнарыннан командалар катнашты.
Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм алга таба спорт карьерасында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев