«Бакыр җайдак» бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары узды
Спорт яңалыклары

«Бакыр җайдак» бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары узды

Турнир Россиянең 28 төбәгеннән һәм Беларусьның 3 төбәгеннән 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшь категорияләрендә 338 катнашучыны җыйды.

  «Бакыр җайдак» бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр ярышлары Санкт-Петербургта 2026 елның 24-29 маенда узды.  Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясап бик яхшы уен күрсәттеләр.

 3 урын - Зәйниев Айназ (Байлар Сабасы)

 3 урын - Зәйниев Айназ,  Терпелив Кирилл белән парда (Санкт-Петербург шәһәре)

 3 урын - Зәйниев Айназ,  Вуйтикова Арина белән парда Мәскәү өлкәсе

         Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

          Саба районы җитәкчелегенә Рәис Нургали улы Миңнехановка спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез, – диелә котлауда.


Нет комментариев