Ләйсән Зарипова - 2026 елгы абсолют дөнья чемпионы!
Спорт яңалыклары

Ләйсән Зарипова - 2026 елгы абсолют дөнья чемпионы!

Ләйсәнне зур уңышы белән котлыйбыз! Горурланабыз!

Болгариядә узган дөнья чемпионатында Россия спортчылары төрле дәрәҗәдәге 8 медаль яулады.

Даун синдромы белән авыручы спортчылар арасында дөнья чемпионаты (Down Syndrome World Championships Bulgaria 2026) агымдагы елның 12-19 июнь көннәрендә Болгариянең София шәһәрендә узды.

Команда ярышлары, хатын-кызлар:
1 урын – Ләйсән Зарипова / Анна Белова / Дарья Николаенко
Катнаш парлар:
1 урын - Ләйсән Зарипова / Иван Ясточкин
2 урын – Анна Белова / Никита Медников
Хатын-кыз парлары:
1 урын – Ләйсән Зарипова / Анна Белова
3 урын-Дарья Николаенко / Мерве Пекер (Төркия)
Ялгыз разряд:
1  урын – Ләйсән Зарипова
3  урын – Дарья Николаенко

 


Нет комментариев