«Саба-Чаңгы – 2023» 300гә якын чаңгычыны җыйды
Ярышлар 2 чакрым, 3 чакрым, 15 чакрым дистанциядә узды.
Узган шимбәдә Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буенда узган «Саба-Чаңгы – 2023» төнге чаңгы ярышында 300дән артык спортчы катнашты. Ярышлар 2 чакрым, 3 чакрым, 15 чакрым дистанциядә узды.
Ачылыш һәм бүләкләү тантанасында ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре секторы мөдире Айрат Сәләев, ТР спорт министрлыгының физкультура-спорт эше һәм проектларны тормышка ашыру бүлеге башлыгы Роман Каплиев, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
15 чакрым дистанциядә абсолют җиңүчеләр һәм призерлар:
Ир-атлар арасында:
3 урын – Ганиев Данил (Байлар Сабасы);
2 урын – Миңнегулов Рушан (Байлар Сабасы);
1 урын – Таипов Нияз (Байлар Сабасы).
Хатын-кызлар арасында:
3 урын – Хәбирова Сабина (Байлар Сабасы);
2 урын – Дегтерева Елена (Түбән Кама);
1 урын – Вәлиева Рамилә (Яр Чаллы).
Фото: ОДМС.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев