Саба районы чемпионаты: пляж волейболы — 2026
«Саба» бассейны командасын искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!
«Саба йөзү бассейны» хатын-кызлар командасы 2026 елгы сезонда хезмәт коллективларының ун хатын-кыз командасы арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 1 урынны яулады! Бу җиңү генә түгел — ул көндәлек тренировкалар, бер-береңә ярдәм итү һәм чын команда эше нәтиҗәсе.
Безнең кызлар эштә генә түгел, спортта ,иҗатта да яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр! Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Алда яңа җиңүләр насыйп булсын!,-дип котлады бассейн директоры Гөлназ Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев