Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

«Сабантуй» спорт комплексында «Татарстанның Алтын дагасы» ат спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды

Әлеге ярышларда Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре катнашты

     ️ 2026 елның 24-26 июлендә «Сабантуй» спорт комплексында «Татарстанның Алтын дагасы» ат спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре катнашты: Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы.

    Ярыш программасында 70 см дан 150 см га кадәр биеклектәге 12 маршрут булды. Судьялар коллегиясен Ростов, Мәскәү, Самара, Киров өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Татарстан Республикасыннан һәм Башкортостаннан килгән судьялар тәкъдим итте. Гран-При маршрутында (150 см) Танышева Олеся (Казан шәһәре) үзенең партнеры Кингстон белән парда җиңү яулады. Ә барлык ярыш көннәре йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы лидер булды. Призерлар һәм җиңүчеләр кубок, грамота, медаль, иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев