Татарстан сумо буенча Россия чемпионаты җиңүчеләрен хөрмәтләде
Алар ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2026 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында Казанда узган (26–29 март) сумо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре буенча тантаналы чара үтте.
Чарада «Олимп» урта мәктәбенең тренер-укытучысы Илфат Набиуллин һәм аның тәрбияләнүчесе Аделина Вафина катнашты. Алар ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сезне казанышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев