Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанлылар билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә 16 медаль яулаган

Биектау авылының «Биек тау» Универсаль спорт залында 15-17 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар көч сынашкан.

Татарстан көрәшчеләре 15-17 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә 16 медаль яулаган. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биектау авылының «Биек тау» Универсаль спорт залында узган ярышларда 12 илдән килгән спортчылар катнашкан. Алар ун (яшүсмерләр арасында) һәм җиде үлчәү категориясендә (кызлар арасында) җиңү өчен көрәшкән. Беренчелек нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 16 медальгә (биш – алтын, алты – көмеш һәм биш – бронза) лаек булган.

Ольга Шугаева (57 кг), Илназ Рамазанов (71 кг), Булат Юнысов (77 кг), Динар Әүһәдиев (85 кг) һәм Фарис Хуҗин (95 кг) үз үлчәү категорияләрендә иң көчлеләр дип табылган.

Алена Аполлонова (44 кг), Алмаз Җиһангәрәев (50 кг), Әдилә Газина (57 кг), Вильдан Сәетов (60 кг), Ольга Романова (70 килограммнан артыграк) һәм Альберт Сәхабиев (95 килограммнан артыграк) көмеш медаль яулаган.

Илназ Хәмидуллин (45 кг), Алина Карягина (48 кг), Вероника Кулемина (48 кг), Гүзәлия Гыйниятуллина (52 кг) һәм Диана Михайлова (70 кг) бронза медальгә лаек булган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы көрәш буенча Бөтенроссия чемпионатында татарстанлыларның биш алтын медаль яулавы хакында хәбәр иткән иде. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев