Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Тигез көрәштә җиңүчеләр билгеле: «Саба-Арена»да «Якшәмбе лигасы» узды

«Саба-Арена»да узган «Якшәмбе лигасы»ның җиңүчеләре билгеле! Тигез көрәштә Казан дәүләт медицина университеты дуэты Газиз Даулиев һәм Салават Заһидуллин турнирда беренче урынны яулады.

   «Саба-Арена» спорт мәктәбендә  28 июньдә Россия  һәм кайгы көненә багышланган өстәл теннисы буенча «Якшәмбе лигасы» нда катнашучыларны кабул итте. Ярыш кысаларында традицион парлы разряд уйнатылды, турнирда 12 дуэт катнашты.

   Иртәдән алып төшкә кадәр  көрәш туктамады. Тигез көрәштә Инсаф Гапдерахманов һәм Зилә Хәбибрахманова составындагы "Хыял" дуэты пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга «ВЕКА» дуэты — Инсаф Латыйпов һәм Камил Вилданов күтәрелде. Ә «якшәмбе лигасы» җиңүчесе булып Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) дуэты газиз Даулиев һәм Салават Заһидуллин танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев