«Автобус» чарасы бара
2026 елның 10–19 августында республикада «Автобус» профилактик чарасы уздырыла. Аның төп максаты – автобусларда пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.
Быелның беренче җиде аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 кеше һәлак булган, 81 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, автобуслар катнашындагы аварияләр саны – 24 очракка, җәрәхәтләнүчеләр саны 46 кешегә, һәлак булучылар саны бер кешегә арткан.
Шул сәбәпле профилактик чара барышында пассажирлар йөртүче автобусларга контроль көчәйтеләчәк. Аерым игътибар балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүче автобусларга биреләчәк.
ГАИ хезмәткәрләре автобусларның техник торышын, тормоз системасының, руль идарәсенең төзеклеген, йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен, пассажирлар йөртү таләпләренең саклануын тикшерәчәк. Шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра торган тупас хокук бозуларга юл куймауга аерым игътибар биреләчәк. Юлдагы иминлек – һәркемнең җаваплылыгы. ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары автобус йөртүчеләрнең, пассажирларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Саба районы ДАИ бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев