Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аракыга төнлә йөрмә: сатмыйлар:

Агымдагы 2012 елның 1 июленнән алкогольле продукция һәм сыра сатуны җайга салучы Федераль канунга (18.07.2011 ел, №218) үзгәрешләр керә.

Составында этил спирты 5 проценттан югары булган сыраны һәм шулай ук алкогольле продукцияне кичке 22 сәгатьтән алып иртәнге 10га кадәр стационар булмаган сәүдә объектларында (киоскларда, ларекларда, туктау павильон­нарында), шулай ук балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау оешмалары, спорт объект­лары, транспортлар туктау пунктларында, автозаправкаларда, күмәртәләп һәм данәләп сатучы базарларда, вокзалларда, аэропортларда, халык күпләп тупланган башка урыннарда сату тыела.

1 июльдән шәһәр җир­лек­ләрендәге оешмалар алкогольле продукцияне ваклап сатуга яңа лицензия алганда үз милекләрендә, хуҗалык карамагында, оператив идарәдә яки килешү срогы 1 ел һәм артыграк булган арендада гомуми мәйданы 50 квадрат метрдан, ә авыл жирлекләрендә гомуми мәйданы 25 квадрат метр­дан ким булмаган стационар сәүдә объектларына һәм склад бүлмәләренә, шулай ук контроль касса техникасына ия булырга тиешләр. Югарыда санап кителгән килешүләрнең теркәү палатасында теркәлүе шарт.

Шулай ук 2012 елның 1 июленнән алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәте боерыгы (30 май, 2012 ел, №131 ) нигезендә катылыгы 28 проценттан арткан алкоголь продукциясен сатып алучы, сатучы һәм ваклап сатучы предприятиеләр өчен минималь бәяләр кертелә. Аерым алганда, сәүдә объектларында күләме 0,5 литр­лы бер шешә аракының бәясе 125 сумнан да ким булмаска тиеш. Алкоголь про­дукциягә минималь бәяләр турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында алырга була.

Р.Локманов,

инспекциянең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X