Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Брифингта

20 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнашында узган видеоконференция режимлы утырышта

"Эш башы" ("Начало дела") программасы буенча кече һәм урта эшмәкәрлеккә 1,7 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелүе һәм башка программалар үтәлеше хакында ТР инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов үзенең чыгышында хәбәр итте. "Эш башы" программасы буенча 319 эшмәкәр 50 процент ташламалы юридик һәм бухгалтерлык хезмәтләреннән файдалана алган. ""Социаль бизнес" программасының беренче этабы йомгаклары буенча 103 җиңүчегә гомуми күләме 31 миллион сумга якын грантлар бүленгән. Шулардан 46сы халык һөнәрчелеге, 8 проект сәламәтлек саклау, 8е-физкультура һәм спорт буенча, 4 проект туризм, 14е мәгариф, 17се көнкүреш хезмәте күрсәтү, 6 проект мәшгульлекне тәэмин итү буенча. Ләкин "Технологик ялганыш һәм энергияне саклау буенча чыгымнарны субсидияләү" программасыннан бик аз эшмәкәрләр генә файдаланган әле. Хәзергә барлыгы 9 заявка алынган. "Мондый программа барлыгын белмиләр микән әллә эшмәкәрләр?"-дип гаҗәпләнә агентлык җитәкчесе Линар Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X