Кирпечләрдән тудырылган куаныч
9 август – Төзүчеләр көне. Борынгы һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәренә мәгълүм хезмәт уңышлары белән килә.
Районыбызда төзелеш-ремонт эшләренең бер көн дә тукталып торганы юк. Федераль һәм республикада гамәлдә булган барлык программалар тормышка ашырыла. Шулай ук җирле бюджет хисабына да объектлар төзекләндерелә, шәхси эшмәкәрләр яңа биналар сала. Быел төзүчеләр февраль аенда Сабада “Оста” балалар иҗаты һәм “Кәеф” яшьләр үзәкләрен, Олы Нырты авылында күпфункцияле мәдәният йортын файдалануга тапшырып күпләрне шатландырдылар инде. Алда барыбызны да кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге ачылышы тантанасы, шулай ук сабалыларны яңартылган мәдәният йорты көтә. Үзәк төзелеше «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта бинада механотерапия һәм дәвалау физкультурасы комплексларын да кертеп, заманча медицина җиһазлары урнаштырыла, шулай ук җиһазлана.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты капиталь ремонт соралган биналарны да колачлады. Балалар сәнгать мәктәбе, Шәмәрдән лицее, “Шатлык”, “Кыңгырау” балалар бакчалары төзекләндерелде һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Торак төзелеше буенча да күп эшләнә. Сабаның Тимершык ягындагы яңа кварталда бер типтагы өйләр яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калкып чыга. Биредә хәзерге вакытта 40 бер фатирлы торак йорт төзелә. “Шуның 15ен безнең 159нчы ПМК җәмгыяте сала. Хәзерге көндә 9ының стенасы өелгән, 4есенең түбәсе ябылган. Сыйфат даими контрольдә тотыла”, – диде төзү оешмасы прорабы Рөстәм Гаптерафыйков.
Гомумән, быел районда проектта каралган 72 һәм 90 квадрат метр мәйданлы бер фатирлы 65 йорт төзелә. Торак педагоглар, медицина, АПК хезмәткәрләре, шулай ук күп балалы гаиләләр һәм бюджет хезмәткәрләре өчен сафка бастырыла. Финанслау федераль, республика һәм җирле бюджетлардан бара.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына килгәндә, эш 2014 елдан алып уңышлы дәвам итә. Төп максаты – торак фондын саклап калу, торгызу һәм аның сыйфатын күтәрү, гражданнар өчен имин һәм уңайлы яшәү шартлары тудыру. Быел “Мелиорация-Сервис”, “РыбноСлободский Универсалстрой”, “Кристал” оешмалары тарафыннан Сабада һәм Шәмәрдәндә 10 күпфатирлы йорт төзекләндерелә. Барысы 32,312 миллион сумлык эш башкарылачак. Дүрт йортта, халык телендә әйткәндә, ахыргы кадаклар кагыла.
Аграр тармактагы төзелешләр – авылларны саклап калуда төп шартларның берсе. Тармактагы инфраструктураның яхшы үсеше хуҗалыкларның икътисади яктан ныклы булуына, яшьләрне эш белән тәэмин итү уңайлыклары барлыкка килүенә зур йогынты ясый. Шул максаттан быел “Шытсу” җәмгыятендә 600 баш сыерга исәпләнгән саву заллы комплекска нигез салынды. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 200 башлык сыерлар торагы төзелә. Ә Югары Утар авылы янында “Комосгрупп” компаниясе нәселле дуңгызлар өчен яңа адаптацион (карантин) комплексына старт бирде. Объектта мең башка исәпләнгән җитештерү корпусы, санпропускник һәм дезбарьерлы КПП, тиресне саклау һәм утильләштерү блоклары, инженерлык корылмалары һәм ярдәмче җитештерү биналары булачак. Комплексны файдалануга тапшыру 2026 ел ахырына планлаштырылган.
Эшмәкәрләр һәм район оешмалары да төзелешләр алып барып, үзләренең җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтәләр. Индустриаль паркта инвесторлар да күп кенә проектларны тормышка ашыра. Гомумән, район төзелешләр территориясенә әйләнеп, борынгы һөнәр ияләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә торак пунктларның социаль йөзе күзгә күренеп үзгәрә, тормыш-көнкүреш шартлары уңайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев