Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КЛИЕНТЛАР ЫШАНЫЧЫ

2 ноябрьдә Саклык банкы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бил­геләп үттеләр.

Быел Рос­си­ядә Саклык банкы эш­чән­легенә нигез салынуга 171 ел тулды. Бу дата үзе үк ихтирам уята, чөнки XIX гасырда ук барлыкка килеп, катлаулы чорлар үтеп, партнерлары арасында ышанычын һәм абруен саклап калган банкларның берсе ул.

Саклык банкының Саба бүлекчәсе район һәм халык тормышында зур роль уйный. Коллективта нигездә югары белемле финансистлар хезмәт куя. Мәсәлән, Рәзинә Билалова Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, банк системасында 1998 елдан эшли. Башта баш бухгалтер була, хәзер хезмәт күрсәтү һәм сату бүлеге начальнигы. Физик затлар белән эшләүнең сыйфатын һәм үтәлешен тәэмин итүне контрольдә тота, төрле чаралар өчен презентацияләр әзерли, филиаллар чел­тәрен үстерүне кайгыр­та. Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә кредит бирүдә эшләүче баш инспекторы Рамил Кәримуллинның да хезмәт стажы 10 елдан артык. Ул Теләче һәм Саба районнары клиентларына хезмәт күрсәтә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ринат Маликов,

Саба саклык банкы идарәчесе.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X