Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Көн темасы

Мишә авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көне

Чарада катнашучылар һәлак булучыларның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

   2026 елның 22 июнендә Лесхоз бистәсендә билгесез солдат һәйкәле янында илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе булган Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Бу көнне без Бөек Ватан Сугышы алып киткән миллионлаган кешеләрне искә алабыз. Митингта катнашучылар фронтта Ватанны саклаган геройларга, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерь тоткыннарына, сугыш балаларына һәм сугыш елларының авыр сынауларын кичергән барлык кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен җыелдылар.

   Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Җиңүчеләр буынына рәхмәт сүзләре, совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге турында шигырьләр һәм истәлекләр яңгырады. Бистә имам-хатибы Әхмәт хәзрәт Коръән аятьләрен укыды һәм барлык катнашучылар, кулларын күтәреп, фашизмга каршы сугыш геройлары һәм корбаннары хөрмәтенә дога укыдылар. Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, үзләренә, шулай ук бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатларга исәнлек сорадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев