Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр чәчәккә күмелде

Мөселманча яшәү рәвеше алып баручы Гөлназ Гыйлемханова һәм аның тормыш иптәше Фәнис авылдашларына байлыгың калебеңдә булсын дигән эчтәлектәге вәгазь җиткерделәр.

"Аналар көне" уңаеннан район башкарма комитеты каршындагы хатын-кызлар җәмәгать оешмасы игълан иткән чараның чираттагысы Югары Шытсу авыл клубында "Ана - бөек исем" дип аталды. Бәйрәм киче әниләргә багышланган шигъри юллар һәм Илшат Шәрифуллин башкаруындагы җыр белән башланды. Аннары җиде номинациянең җиңүчеләре игълан ителде. Кичәне алып баручы Гөлнар Шәрифуллина әни-әбиләргә гореф-гадәтләрне, гаиләне, ир белән хатын, килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәтләрне саклаучы төрле эчтәлектәге сораулар белән мөрәҗәгать итте. Ире Харис белән 53 ел бәхетле гомер кичерүче Суфия Хәйруллина сабыр, олы җанлы булуының серләре белән уртаклашты. "Тугыз яшемдә вакытта әтиебез әни өстенә йортка яшь хатын алып кайтты. Әнинең шул вакытта күз яшьләрен яшереп, аларга мунча ягуларын күреп үскәнгәдер, күңелемә сеңеп калган кимсенүләр мине, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте",- дигән җавабы җанны тетрәтте. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укыйа ласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев