Ватан сагында: Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне
1 нче июльдә Россиядә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу дата илнең төрле почмакларында тынычлык урнаштыру һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклап үз гомерен куркыныч астына куйганнарның барысына да хөрмәт күрсәтү көне булып тора.
Бүгенге көндә әлеге бәйрәмнең мәгънәсе тагын да тирәнәйде. Безнең батыр сугышчан традицияләрне дәвам итеп, бүген Ватаныбызны саклаучы ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Алар — безнең замандашларыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбыз. Аларның һәркайсы — чын каһарманлык һәм ныклык үрнәге.
Бу көн — аларга һәм инде тарихка кереп калган локаль конфликтларда катнашкан ветераннарга рәхмәт сүзләре әйтер өчен тагын бер сәбәп. Сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайтканнар, шулай ук бүген фронт сызыгында торучылар алдында баш иябез. Аларның гаиләләренә — әниләренә, хатыннарына һәм балаларына — түземлек һәм сабырлык телибез.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне — ул кайгыру гына түгел, ә киләчәгебезгә ышаныч та. Безнең егетләрнең батырлыгы, бердәмлегебез һәм тылның ныклыгы — дошманнарны җиңүнең төп нигезе.
Бәйрәм уңаеннан, барлык ветераннарны, хәрбиләрне һәм аларның якыннарын ихлас күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Җиңү теләп калабыз!
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев