Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язның беренче ярминкәсе

Соңгы елларда районда ярминкәләрнең дәрәҗәсе артты. Иртәнге сәгать алтыда Саба һәм Шәмәрдәндә салам, печән, ашлык, утын төялгән "КамАЗ" автомашиналарын халык көтеп алды.

Ярты сәгать эчендә аларның хуҗалары да табылды. Иң күп кеше "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесенең ашлык белән бәрәңге төялгән машинасын әйләндереп алып, күз ачып йомганчы, бүлешеп тә бетерделәр. Берәр тонна алырга теләүчеләргә бодайлары җитмичә дә калды. Олы Кибәче авылы фермеры Фәнил Галиәхмәтовның шәхси тегермәнендә тарттырылган сортлы оннарны да халык теләп алды. "Соңгы алган оныгызның сыйфаты алдан алганга караганда да әйбәтрәк булды",- дип сорады өлкән яшьтәге апа. Фәнил аңа: "Тегермәннең иләкләрен алыштырдык, шуннан соң тагын да сыйфатлырак чыга башлады",- дип җавап бирде. Кош-корт асрый торган кешеләр фермердан көрпәне дә мактап алдылар.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка