Җылы һәм кояшлы көн көтә
Республикада аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда тымызык яңгыр, аерым районнарда - яшенле яңгыр.
Салмак җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән, көчәйгәндә, 15-20 м/с тизлектә исәр дип фаразлана.
Сабада һава температурасы көндез 25-27 градуска кадәр җитә, ә төнлә 12-17 градус җылы була. Кичке якларда кыска вакытлы яңгыр явыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев