Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Путин Россиядә ясалма интеллект системасын булдыру буенча илкүләм программа тәкъдим итте

Президент сүзләренчә, мондый проектларны тормышка ашыру өчен фәнни инфраструктураны тизләтү кирәк.

Алдагы биш елда Россия фәнни-технологик уйлап табулар буенча генетика һәм ясалма интеллект өлкәсендә лидер дәүләтләр исемлегенә керергә тиеш. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федерль Җыенга юлламасында шулай дип белдерде.

 

"Генетик тикшеренүләр буенча указ имзаланган инде. Шундый ук программаны ясалма интеллект өлкәсендә дә башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Алдагы унъеллык уртасында без бу фәнни-технологик юнәлешләр буенча лидерлар исемлегенә керергә тиеш", - диде Владимир Путин. 

 

Президент сүзләренчә, мондый проектларны тормышка ашыру өчен фәнни инфраструктураны тизләтү кирәк. Ул күптән түгел Ленинград өлкәсендә галимнәр тарафыннан уникаль югары агымлы тикшеренү реакторы эшләтеп җибәрелгән иде, дип искәртте.

 

"Алдагы 20 ел дәвамында ул дөньяда нейтроннарның иң көчле чыганагы булачак. Физика, биология, химия өлкәсендә үзенчәлекле тикшеренүләр үткәрергә, яңа дарулар, материаллар эшләргә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады дәүләт җитәкчесе. 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев