Төбәктә яшәүче Резедә Вакыйф кызы Сәйфеевага 12 июнь көнне - 55 яшь
Кадерле апабыз! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның игелеген күреп, туганнарыңның ихтирамын тоеп, җизнәбез Җәүдәт белән озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Котлы булсын, апам, юбилеең,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар.
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Нет комментариев