Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Сәрия Габдулла кызы Мәгъсүмовага - 55 яшь

07 декабря 2020, 11:44

1667

0

0

Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Сәрия Габдулла кызы Мәгъсүмовага - 55 яшь

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа  нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез!  Гел шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, туган җанлы, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәрдә дә йортыбызның якты кояшы булып, балалар игелегендә, туганнарыңның җылы карашын тоеп, булганына шөкер кылып бергә-бергә яшәргә язсын!

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар, 
Төяп килсен туар таңнарың.
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әниең, улларың, киленең, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың.

Фото: pixabay.com

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев