Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Миңгәр авылында яшәүче Кифая Зәкәрия кызы Ногмановага- 80 яшь

    Автор, 7 июль 2020 - 14:20
    1582
    0
    0

    Кадерле әниебез һәм яраткан әбиебез чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз.

    Тормыш авырлыкларына  бирешмичә, барлык сынауларны үтеп, безгә үрнәк булырдай әни булганың өчен рәхмәт сиңа. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер теләп калабыз. Әти белән бергә тагын күп еллар яшәргә язсын.

    80 яшь ул әле картлык түгел,

    Ак бәхетләр кунса да чәчләргә,

    Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,

    Иман белән кирәк яшәргә.

    Оныт әле сагышларны,

    Елмай әле күбрәк.

    Бирелмә  төшенкелеккә,

    Бездән сиңа шул теләк

    Әле тагын бик күп еллар,

    Нык типсен синең йөрәк!

    Син безнең бердәнберебез,

    Син әле безгә бик кирәк.

    Иң изге теләкләр белән әтиебез Рифкать, улың Фирдинант, кызларың Энҗе, Ләйлә, киленең Әлфия, кияүләрең Рамил,Рөстәм, онык-оныкчыкларың, кодагыйларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: