Өтернәстә яшәүче Гөлсинә Гыйниятулла кызы Газизовага – 50 яшь
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Син безнең өчен яраткан, иң гүзәл, иң хөрмәткә лаек кешебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гомернең озынын, шатлыклар, гаилә тигезлеге, улларыбызның игелеген күреп, һәрвакыт безне куандырып, тормышыбызның якты кояшы булып, бәхеткә күмелеп яшәвеңне телибез! Без сиңа бик рәхмәтле.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле бик күп еллар
Бергә-бергә сөенеп яшәргә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, улларың Айнур, Әнис.
Фото: https://pixabay.com | Bru-nO
Нет комментариев