Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка – 60 яшь

08 июня 2021, 08:12

1980

0

0

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис  Нургали улы Миңнехановка – 60 яшь

Хөрмәтле Рәис Нургали улы!

Зур юбилеегыз уңаеннан безнең чын йөрәк­тән чыккан котлауларыбызны кабул итегез! Сез гомерегезне һәм профессиональ эшчәнлегегезне туган төбәгегез – Татарстан Рес­публикасы Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә багышладыгыз. Югары оештыру осталыгы, киләчәкне алдан күрә белү сәләтегез, компетентлыгыгыз, туган ягыбызга карата ихлас мәхәббәтегез белән Сез хезмәттәшләрегез, район халкының олы ихтирамын казандыгыз. Сезнең кешеләр, республика, чит илләр җитәкчеләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, төбәгебезнең киләчәге белән бәйле булган дөрес карарлар кабул итә белүегез һәрчак югары бәяләнә. Районның социаль-икътисадый тормышына зур игътибар бирәсез, яңалыклар белән бергә атлыйсыз, билгеләгән максатыгызга ирешү өчен бар көчегезне куясыз. Районыбызда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә соңгы елларда киң колач белән барган төзелеш-ремонтлар, кадрлар белән тәэмин итү һәм башка күп проектлар Сезнең турыдан-туры кайгыртучанлыгыгыз белән гамәлгә ашырыла. Сезне әйткән сүзегездә тору, принципиальлек, район мәнфәгатьләрен һәрчак өстен кую, үз янәшәгездәгеләрдән дә максатчанлык һәм шәхси инициатива күрсәтеп эшләүләрен таләп итү сыйфатлары бизи. Сезнең темпларга һәм ритмга туры килү һәрвакытта да җиңел түгел. Шулай да яхшы үрнәгегезгә иярүне барыбыз да максат итеп куйган. Алдагы эшчәнлегегездә дә бай тормыш тәҗрибәгезгә таянып, район һәм республикабыз өчен файдалы булган перспективалы планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез атласын. Гомер юлдашыгыз Гөлсем ханым белән матур гаиләдә үстергән, киләчәк тормышта туры юл күрсәткән улларыгызның игелеген күрергә, оныкларыгызның уңышлары белән да горурланып яшәргә язсын. Алдагы елларда да җитәкчелек итү энергиягезне озакка саклап калуыгызны, районыбызның тагын да чәчәк атуы хакына нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X