Татарстанда мошенниклар пристав булып халыкка зарарлы сылтамалар җибәрә
Хәбәрләрдә ниндидер бурыч турында мәгълүмат һәм бурычны онлайн түләү үтенече бар.
Республикада суд приставлары булып эш итүче аферистлар яңадан активлашты. Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә алар яшәүчегә "башкару производстволары буенча бурыч" турында хәбәр җибәрәләр һәм сылтаманы беркетеп, аның буенча ашыгыч рәвештә онлайн түләргә тәкъдим итәләр. Алдауның яңа схемасы турында Татарстан буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәтендә кисәттеләр.
Ведомствода искәртүләренчә, приставлар беркайчан да электрон почта, мессенджерлар, социаль челтәрләр яки СМС аша бурычлар турында хәбәр җибәрмиләр. Рәсми белдерүләр «Госуслуги»порталында шәхси кабинетта гына килергә мөмкин. Бурычлар булу-булмавын тикшерергә һәм аларны чыннан да Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең рәсми сайтында башкарма производстволар мәгълүматлары банкы аша гына түләргә мөмкин.
Татарстанлыларны шикле белдерүләрдән сылтамалар буенча кермәскә, карта мәгълүматларын кертмәскә һәм билгесез затларга акча күчермәскә чакырдылар.
«Әгәр сез мондый хәбәрне алгансыз икән, андагы таләпләрне үтәмәгез. Шикләр туганда мәгълүматны рәсми дәүләт сервислары аша мөстәкыйль тикшерегез яки якындагы район суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итегез", - дип инструкция бирделәр ГУФССПДА.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев