«Әниемнең иң бәхетле көне»
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне»

Миләүшә Вакказова да әнисенең бәхетле көнен чагылдырган эшне безгә язып салган.

Әниемнең иң бәхетле көне кайчан дисәләр, мин һичшиксез безнең-балалары, оныклары һәм әлбәттә әтиебезнең туган көннәре дияр идем.Үзенең туган көнен дә безнекен көткән шикелле көтми ул.Өстәл түрен һәрвакыт әнием пешергән бәлеш, чәк-чәк бизи. Әлеге фотода әтиебезнең 70 яшьлек туган көнендә әтиебезгә булган кадер-хөрмәт,ярату әниебезнең бәхетле, эчкерсез елмаюында чагыла. Бәхет-шатлыкка төренеп, Әтиебез белән тигезлектә, безне сөендереп, тагын күп еллар яшәргә язсын Сиңа кадерле Әниебез!


Нет комментариев