«Әниемнең иң бәхетле көне» конкурсының җиңүчеләре билгеле!
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне» конкурсының җиңүчеләре билгеле!

Бәйгебезгә килгән 13 эш арасыннан 3 җиңүчене ачыкладык.

Дуслар, тиздән иң матур, якты бәйрәм – Әниләр көне якынлаша! 
Шул уңайдан, “Саба таңнары” битләрендә кадерле кешеләребезгә багышлап махсус бәйге игълан ителгән иде. Конкурсыбызның исеме -  “Әниемнең иң бәхетле көне” дип аталды.
Шулай итеп, безгә барлыгы 13 эш юлланды.
Җиңүчеләр җирәбә белән билгеләнде. Менә алар - җиңүчеләр:
Диана Петрова


Ландыш Тимергалиева


Снежана Вахитова


Алар газетабызның 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез, җиңүчеләребезне котлыйбыз! 
Газиз әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, озын гомер, бәхетле тормыш телибез!


Нет комментариев