Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Анонс

Яшь Гвардиячеләр Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган квиз уздырдылар

Квиз Явлаштау урта мәктәбе базасында оештырылды.

Явлаштау урта мәктәбе базасында Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе оешмасы Саба җирле бүлеге инициативасы белән Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган квиз оештырылды. Анда әлеге белем бирү учреждениесе укучылары катнашты. Квиз республиканың ике дәүләт телендә оештырылган: татар һәм рус телләрендә.

"Без үз тарихыбызны белергә тиеш. Бүгенге көнгә кадәр без белмәгән кызыклы сораулар бик күп иде. Хәзер без башкалар белән бүлешәчәкбез һәм онытмабыз!",- дип фикерләре белән уртаклашты квизда катнашучылар.

Барлык катнашучылар да оештыручылардан дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев