Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

БАНАН ПИРОГЫ (РЕЦЕПТ)

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" бергәлегеннән банан пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

 

Банан пирогы өчен: 100 г атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы ванилин, пычак очы белән тоз, 150 мл сөт, 3-4 банан.

Бананнарны чистартып чәнечке белән изәргә. 

Йомшарган майга шикәр салып миксер белән тугларга һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатырга. 

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатырга. 

Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салырга. 

Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салырга. 

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев