Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

«Бәрәңге тәкәсе»

Рецепт.

Ингредиентлар

Эчлек өчен:

8-10 шт. Бәрәңге

0,5 кг Фарш

3-4 шт. Суган

0,5 чәй кашыгы Әнис

кирәк булган кадәр Тоз кирәк булган кадәр Борыч

Камыр өчен:

200 мл Каймак

2 шт Йомырка

1 аш калагы Көнбагыш мае

250-300 г Он

кирәк булган кадәр Тоз

Эш барышы

Камырны әзерлибез: бер табакка авыл йомыркасын сытабыз, каймак өстәп болгатабыз, шуларга май, тоз өстибез, он өсти-өсти болгатабыз. Ахырда камыр җәерлек булып формалашырга тиеш. Камырны каплап ярты сәгатькә «ял итәргә» җибәрәбез.

Эчен әзерлибез: бәрәңгене шакмаклап турыйбыз (якынча 0,5*0,5 см). Аңа чыгартылган ит өстибез. Суганны бик вак итеп турыйбыз, бәрәңге белән иткә өстибез, болгатабыз. Шушы массага тоз, борыч, әнис өстибез һәм болгатабыз.

Камырны кечкенә шарларга бүләбез, һәр шардан 0,3 см калынлыкта 15 см диаметрында түгәрәкләр ясыйбыз .

Түгәрәкле камыр эченә әзерләнгән бәрәңгеле/итле массаны салып, түгәрәкне ябабыз, бөклибез. Формасы буенча тәкә мөгезе шикеллерәк булырга тиеш (исеме шуннан килеп чыккан).

Тәкәләрне майланган табага тезәбез, алдан кыздырылган 200-230 градуслы мичкә 45 минутка озатабыз.

Тәкәләр әзер булгач, аларны эретелгән сыер я көнбагыш мае белән ике яклап майлыйбыз, тәкәне урталай бүләбез – уртасын да майлап җибәрәбез.

Бәрәңге тәкәсе әзер – аш булсын!

Габдрахманова Айгөлд

https://tyk.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев