Елгыр (эремчек пилмәне)
Телеңне йотарсың!
Камыр өчен безгә кирәк:
250 гр су
2 йомырка
Тоз
Он
Эчлек өчен кирәк:
500 гр эремчек
3 йомырка
1 суган (кыздырып саласы)
Тоз
Каймак яки акмай
Йомшак камыр басабыз, җәябез. Түгәрәкләр ясыйбыз. Эчлеккә суганны бераз кыздырып салабыз. Барлык ингредиентларны кушып, камырга салып, пилмән кебек бәгәбез, почмакларын тоташтырмыйбыз (ярым түгәрәк сыман кала), менә шулай елгырлар килеп чыга. Суга тоз салып, елгырларны пешерергә куябыз. Бик тәмле килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев