Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шашлык янына маринадланган суган

4-5 суган, 2-3 тырнак сарымсак, 2-3 аш кашыгы уксус, 5 аш кашыгы сыек май, 2-3 чәй кашыгы шикәр, лавр яфрагы, кара борыч, петрушка, укроп (кипкән яисә яңа өзелгән), тоз.

Суганны боҗралап яки ярымбоҗралап турарга, өстенә укроп, лавр яфрагы, шикәр, борыч сибәргә һәм уксусны агызып, яхшылап болгатырга. Аннары сарымсакны сыек майда алтынсу төскә кергәнче кыздырып, шуның кайнар маен суган өстенә агызырга (сарымсагын ташларга, теләгән кеше калдыра да ала). Суганны банкага тутырып, өстен ябып, суыткычта сакларга. Салатларга кушарга, кайнар ризык янына өстәргә яки ипи белән болай гына ашарга искиткеч тәмле ризык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев