Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шәңгә пешерәбезме?

Кемдер дучмак ди, кемдер шәңгә ди, бәрәңге пәрәмәче дип йөртүчеләр дә бар. Кемдер таба зурлыгында итеп пешерә, кемдер кечкенә өлешләргә бүлеп, өлешле итеп пешерергә ярата. Ничек кенә булса да, шәңгәне ашап, яратмый киткәннәр кешеләр әз. Иң җиңел рецептны тәкъдим итәбез!

Әзерләү:

1 ст. сөт, 1 ст. су, бер аш кашыгы чүпрә, бер кашык шикәр комы салып, күпертергә куябыз.

Чүпрә кабаргач, бераз тоз салып болгатабыз. Аннан 0.5 ст. май салып, йомшак итеп камыр басабыз. 

Эчлек өчен бәрәңгене тозлы суда пешерәбез, суын түгәбез, җылы сөт, эретелгән май салып, яхшылап болгатабыз. 

Бәрәңгене боткасын төерләре калмаслык итеп төябез. Камыр әзер булганнан соң, чәй тәлинкәсе кадәр генә җәемнәр ясап, бәрәңге салабыз. Читләрен бөгеп куябыз, өстенә йомырка сарысы сылыйбыз.

Кайнар мичтә 180 градуста 30 минут чамасы пешерәбез.

Кайнар килеш тә, суык килеш тә бик тәмле!

Фото: @dom_mullina

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев