Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Тары ярмасыннан гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Кукмара районының Починок-Сутер авылында безне тары ярмасыннан пешерелгән гөбәдия белән сыйладылар. Авыл китапханәчесе Рәхимә Вәлиева, гөбәдия пешергәндә, дөге урынына тары ярмасы куллана икән.

– Тарыны биш-алты кат әйбәтләп юам да бүрттереп алам. Йөзем белән корттан тыш, бераз гына кабак та турап салам. Барысын бергә бутап, камыр эченә салам. Йомырка кулланмыйм, – ди ул.
Камырга сыек май урынына ат маен сала икән. Гөбәдия пешергәндә генә түгел, сыек майны гомумән кулланмый.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев