Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Яшелчәле борчак ашы"

Итсез генә, тиз һәм бик тәмле борчак ашы.

Ингредиентлар:
Борчак 1,5 стакан
Бәрәңге 2 шт
Суган 2 шт
Татлы борыч 0,5 шт
Помидор 1 шт
Чәй содасы 0,3бал калагы
Тәменчә тоз, лавр яфрагы

Яшелчәләрне вак итеп шакмаклап турыйбыз. Казанга үсемлек мае салып иңберенче суган белән сарымсакны, аннары алар янына помидор белән татлы борыч салып 5 минут тирәсе кыздырабыз. Шуннан соң 2 л су салабыз, ул кайнап чыккач борчак, чәй содасы салып болгатабыз, уртача утта пешерәбез. Борчак яртылаш пешкәч, ашка лавр яфрагы, ике бәрәңге турап салабыз. Тозны да бәрәңге белән бергә салырга кирәк. Аш әзер булганчы уртача утта пешерәбез.

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев